news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда “Сәләтле шәһәр” проекты башлана

Иң яхшы иҗади номерлар “Яшьләр көне-2016” кала бәйрәмендә сәхнәләштерүгә тәкъдим ителәчәк

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Яр Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә декабрь аенда “Сәләтле шәһәр” проекты башлана. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, анда аерым башкаручылар да, иҗади коллективлар да катнашырга хокуклы.

Проект 3 турда гамәлгә ашырыла. Аның һәр турында катнашучылар үз номинацияләрендә яңа номер әзерләргә тиеш. “Сәләтле шәһәр”нең гала-концерты 2016 елның апрель аена билгеләнгән. Шунда ук нәтиҗәләр чыгару һәм катнашучыларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшыру да планлаштырыла. Иң яхшы иҗади номерлар “Яшьләр көне-2016” кала бәйрәмендә сәхнәләштерергә тәкъдим ителәчәк.

Проектта катнашучыларга “Вокал”, “Хореография”, “Инструменталь башкару”, “Сүз сәнгате”, “Үзенчәлекле жанр”, “Цирк һәм тамаша сәнгате”, “Ирекле форма” номинацияләрендә бәя биреләчәк.

Заявкалар 30 ноябрьгә кадәр mc-shatlyk@mail.ru электрон адресына “Сәләтле шәһәр” тамгасы белән белән кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100