news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда "Сөембикә" мәчете төзелә

Бүгенге көндә проектта каралган барлык төзелеш эшләренең 70 проценты башкарылган

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәренең 27 нче бистәсендә икенче агач мәчет төзелеп килә. Мәчет төзергә җир 2007 елда бүлеп бирелгән иде. 2009 елда, документларны тәртипкә кертеп, намаз уку өчен вагон куелды һәм эш башланып китте. Бүгенге көндә проектта каралган барлык төзелеш эшләренең 70 проценты башкарылган, дип хәбәр итәләр Яр Чаллыдан.

Түшәме гипсокартон белән тышлаган, бүлмәләр бүленгән, балкон өлешенә идән җәелгән, җылылык челтәре үткәрелгән. “Җылы көннәр башлану белән, түшәм белән эшен бетереп, көзгә намаз залына керергә дип уйлыйбыз. Чөнки җәмәгать намазларына килүчеләр күбәя, ә вагоныбыз кысан. Балкон өлешендә дәресләр үткәреләчәк. Бина 210 намаз укучыга исәпләнгән (” ,- диде Сөембикә мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов.

“Әлбәттә, эшләрнең барышы финансларга бәйләнгән. Әлегә төп эшләр бер кардәшебез ярдәме белән башкарылды. Ул төзелешкә 7,5 млн. сумнан артыгырак акча биргән. Халык та акрынлап сәдакасын китерә”, - ди хәзрәт. Аның сүзләренә караганда, “Татсвет” фирмасы башлыгы Булат Нуретдинов электр энегриясе белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәткән, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100