news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда “Мин дөньяны танып беләм” конкурсының йомгаклау өлеше уздырыла

Конкурста катнашуга Татарстанның Кама буе төбәгеннән 400дән артык укучы гариза тапшырган

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). 28 март көнне Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Мин дөньяны танып беләм” IV республика конкурсының йомгаклау өлеше уздырыла. 1-4нче сыйныф укучыларының иҗади һәм тикшеренү эшләре “Экология: терек булмаган табигать объектлары һәм күренешләре”; “Хайваннар дөньясында: балыклар, бөҗәкләр һәм имезүчеләр биологиясе, экологиясе”; “Канатлы дусларыбыз”; “Экология: кеше һәм аның сәламәтлеге” юнәлешләрендә үткәрелә.

Быел конкурста катнашуга Татарстан Республикасының Кама буе төбәгеннән 400дән артык укучы гариза тапшырган, диелә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бәйгене исә Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сараеның интеллектуаль үсеш бүлеге ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100