Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда Кәрим Тинчуринның 130-еллыгын билгеләп үттеләр
Чарада күренекле драматург әсәрләреннән өзекләр, аның пьесалары буенча куелган спектальдән җырлар яңгырады.
(Яр Чаллы, 16 сентябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). ГЭС бистәсендә урнашкан "Әдәби ишегалды" скверында "Яктылыкка илтүче театр” дип аталган кичә узды. Ул Кәрим Тинчуринның 130-еллыгына багышланды.
Әдәби-музыкаль кичәне шәһәр халкы өчен Гөлзада Рзаева җитәкчелегендәге "Энергетик" мәдәният сарае коллективы үткәрде.
Кичәдә Кәрим Тинчуринның татар театры формалашуында зур роль уйнавын, аның каләме милли классика булган 27 пьеса иҗат итүен искә алдылар. Алар арасында "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", "Американ" һәм башка әсәрләр бар.
Кичәдә Тинчурин әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Вокалистлар аның пьесалары буенча куелган спектальдән җырлар башкарды. Чаллы халкы шулай ук китап күргәзмәсе белән танышты, китаплар алмашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз