Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда күкрәк һәм корсак куышлыкларында яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау темасына багышланган конференция узачак
Конференция кысаларында Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). 22 нче майда Яр Чаллы шәһәрендә халыкара белгечләр катнашында “Чулман таңнары. Торакоабдоминаль (берьюлы күкрәк һәм корсак куышлыкларына нисбәтле) локализацияле яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалауның актуаль мәсьәләләре” темасына еллык фәнни конференция узачак.
Быел конференция ТР онкология хезмәтенә нигез салучыларның берсе, онкохирургия патриархы, профессор М. Сигалның тууына 95 ел тулуга багышланган. Анда күкрәк һәм корсак куышлыгында яман шеш табылган пациентларны диагностикалау, дәвалау һәм тернәкләндерүнең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк.
Конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Идел буе федераль округының баш онкологы, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы, профессор Рөстәм Хәсәнов катнашачак. Конференциядә Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Пенза, Истанбул һәм башка шәһәрләрдән әйдәп баручы белгечләр һәм профессорларның докладлары яңгыраячак.
Конференция кысаларында Н. Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, академик Михаил Давыдов тарафыннан операция бүлмәсеннән видеотрансляция белән үрелгән “Ашказан рагында гастроэктомия” мастер-классы уздырылачак.
Конференция кысаларында 22 нче май көнне 9 сәгатьтә Яр Чаллының IT-паркында матбугат конференциясе булачак. Анда Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, ИФО баш онкологы, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов катнашачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз