Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яр Чаллыда ике баланы машина бәрдергән
Алар хастаханәгә озатылган
Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда ике баланы машина бәрдергән.
Кичә кичке 17.30 да Яр Чаллы шәһәрендә “Лифан” автомобиле руле артындагы 1992 нче елгы машина йөртүче хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайлый алмый һәм туктап торган транспорт артыннан юлга йөгереп чыккан 2005 нче елгы җәяүлене бәрдерә. Шулай ук кичә 1,5 сәгать чамасы соңарып, андый һәлакәт бу калада янә кабатлана: 1993 нче елгы зат идарәсендәге “ВАЗ-2112” автомобиле юлга кинәт кенә йөгереп чыккан 2006 нчы елгы баланы бәрдерә.
Җәрәхәтләнгән балалар хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз