news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда “Форпост” ватанпәрвәрләре җыела

Бүген Яр Чаллыдагы “Чык” балалар сәламәтләндерү лагерендә җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр һәм студентлар оешмаларын булдыру буенча «Форпост» V Республика семинар-киңәшмәсе ачылды

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Бүген Яр Чаллыдагы “Чык” балалар сәламәтләндерү лагерендә җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр һәм студентлар оешмаларын булдыру буенча «Форпост» V Республика семинар-киңәшмәсе ачылды.
Семинар 2009-2011 елларда халык тарафыннан наркотиклар куллануны кисәтү буенча Ресупблика комплекслы программасын тормышка ашыру кысаларында уздырыла. Анда Яр Чаллыдагы “Форпост” оешмалары эшчәнлеген анализлау, яшьләр арасында хокук саклау эшчәнлеген алып бару юнәлешләре кебек мәсьәләләр карала.
Киңәшмәдә республикабыз районнары һәм шәһәрләреннән яшьләр хәрәкәтләре, шулай ук яшьләр иминлек хезмәтләре һәм Яр Чаллыда балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү максаты белән булдырылган оешмалардан 100гә якын вәкил катнаша.
Семинар үз эшен “Форпост” оешмасы эчшәнлегенең дүрт – хокукый, хәрби-патриотик, спорт-сәламәтләндерү һәм психология кебек юнәлешләре буенча җәелдереләчәк. Киңәшмә кысаларында лекцияләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр узачак, тренинглар оештырылачак. Семинар 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100