news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллыда “Ел тәрбиячесе-2015” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Шәһәр конкурсының финал өлешенә район этабында җиңгән 9 тәрбияче үтте

 (Казан, 3 март, “Татар-информ”). Кичә Яр Чаллыда “Ел тәрбиячесе-2015” конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр. Конкурсның финалы Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырылды.

Аңа кадәр шәһәр бәйгесенең беренче турында катнашучылар оештыру комитетына “Минем һөнәремдә иң мөмһиме нәрсә?” дигән темага эссе һәм авторлык программалары, үзләренең дәрес конспектларыннан торган портфолио тәкъдим иткән. Жюри карамагына барлыгы 148 материал тапшырылган. Икенче турда исә мөгаллимнәр таныш булмаган төркемдә ачык дәрес уздырган.

Шәһәр конкурсының финал өлешенә исә район этабында җиңгән 9 тәрбияче үтте. Финалда конкурста катнашучылар хезмәттәшләре һәм тәрбияләнелүчеләре ярдәме белән үзләренең һөнәри тәҗрибәсен, авторлык программаларын, эшчәнлекләренең киләчәктә үсеш мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Икенче этапта конкурсантлар психологик-педагогик ситуациянең чишелешен табарга тиеш булдылар. Соңгы “Иң яхшы әкияти герой” дип аталган сынау иҗади сәләтләрне ачуга юнәлтелде.

“Ел тәрбиячесе-2015” шәһәр конкурсының җиңүчесе дип “Журавушка” 91нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Вәкилова табылды. Икенче һәм өченче урыннарны “Золотая рыбка” 34нче балалар бакчасы педагогы Марина Гайфуллина һәм “Василек” 68нче балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Иванова бүлеште.

Катнашучылар арасында “Сәламәт бала – сәламәт киләчәк”, “Һөнәр белән мавыкканлык”, “Иҗади үсеш”, “Белем бирүдә традицияләр”, “Педагогик сәләт” номинацияләре буенча да җиңүчеләр билгеләнде, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot