news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллыда Дәүләт Советына сайлауларда 71,12 процент кеше тавыш биргән

Чаллыда бюллетеньнәрне тикшерү башланды.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау төгәлләнде. Беренчел мәгълүматлар буенча, 71,12 процент кеше тавыш биргән. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Сайлау участоклары 20:00 сәгатьтә ябылган.

8 сентябрьдә Татарстанда республика Дәүләт Советына сайлаулар булды. Тавыш бирү 2811 сайлау участогында узды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, республикада сайлаулар оешкан төстә, тыныч һәм тайпылышларсыз узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot