Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яр Чаллыда өченче Бөтенроссия ярминкәсе үтәчәк
Ярминкәнең эшләү вакыты: 2-5февраль (пәнҗешәмбе-якшәмбе) сәгать 10.00-19.00, 6 февраль (дүшәмбе) сәгать 10.00-16.00.
(Чаллы, 2 февраль, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Ул 2-6 февральга кадәр шәһәрнең 65 микрорайондагы “ЭССЕН” гипермаркеты (Яшьлек проспекты, 14) янындагы павильонда Бөтенроссия ярминкәсе эшләячәк, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.
Россиянең 26 өлкәсеннән 120 оешма үз товарлары белән сәүдә итәчәк. Чаллыларны ит деликатеслары, Камчатка һәм Сахалин яр буйларыннан тотып алынган затлы балык төрләре, сөт продуктлары, тәмләткечләр, киптерелгән җиләк-җимеш, Төркия кондитерларыннан рәхәт-лукум, хуш исле чәй һәм бал белән сөендерәчәкләр.
Моннан тыш ярминкәдә төрле киемнәр: курткалар, Оренбург мамык шәлләре, баш киемнәре, яшьләр өчен футболкалар, күлмәкләр, палантиннар, перчатка, сумкалар да булачак. Шулай ук биредә үзбәк осталарыннан савыт-сабаларны, персид якларыннан алып килгән җәймәләрне, йортны җыештыру өчен эко-товарларны, уенчыклар, сувенир продукциясен дә сатып алып булачак.
Ярминкәнең эшләү вакыты: 2-5февраль (пәнҗешәмбе-якшәмбе) сәгать 10.00-19.00, 6 февраль (дүшәмбе) сәгать 10.00-16.00.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз