Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яр Чаллыда өч яшьлек бала, бассейнда йөзү белән шөгыльләнгәндә, аздан гына батмый кала
Бала авыр хәлдә хастаханәгә озатылган
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда алдагы көнне “Дельфин” бассейнында булган бәхетсезлек очрагы буенча прокурор тикшерүе уздырыла.
Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бассейнда кичен су коенган вакытта өч яшьлек бала су астына китә. Авыр хәлдә ул Кама балалар медицина үзәгенең реанимация бүлегенә китерелә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала әле йөзәргә өйрәнеп кенә килүче нәниләр төркеменә йөргән, балалар белән тренер шөгыльләнгән.
ТР прокуроры Илдус Нәфыйков кушуы буенча, Татарстан прокуратурасы бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга керешкән. Күзәтчелек ведомствосына балаларны йөзәргә өйрәтү дәресләрен оештыру өлкәсендә бассейн җитәкчелеге һәм персоналы эшен бәяләргә туры киләчәк. Аерым алганда, бала белән бәхетсезлек очрагының кем гаебе аркасында килеп чыгуын ачыклау зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз