Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда чүп савытында яңа туган бала гәүдәсе табылу факты буенча җинаять эше кузгатылган
Баланың гәүдәсе экспертизага җибәрелгән
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Агымдагы елның 17 нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә чүп багында яңа туган бала гәүдәсе табылу факты буенча, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган баласын үтерүе) нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында әлеге нарасыйның анасы Чаллыда яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз булуы ачыкланган. Баланың гәүдәсе экспертизага җибәрелгән.
Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Җинаять эшен тикшерү кысаларында хатын-кызның башка шундый ук җинаятьләрдә катнашы булуын ачыклауга йөз тоткан чаралар уздырылачак, дип хәбәр итә ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз