news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда бассейнда 3 яшьлек баланың тончыгып, сәламәтлегенә зыян килүендә тренер кызга гаеп белдерелгән

Җинаятьтә гаебе булуын тренер тулысыныча таныган

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә “Дельфин” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 21 яшьлек тренер-мөгаллиме Елизавета Г.га РФ Җинаять кодексының 118 нче маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү) буенча гаеп белдерелгән.

 Тикшерү версиясе буенча, 2014 нче елның 14 нче октябрендә кичен Г. 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар белән йөзү буенча дәресләр үткәргән. Күнегүләр ясагач, балалар гаепләнүче тренер күрсәтмәсе буенча кече бассейнда туп белән ирекле төстә йөзүгә керешкәннәр. Г. балаларны суда караучысыз калдырган, бу вакытта ул борт тирәли йөреп, кәрәзле телефоннан сөйләшкән. Бу вакытта 3 яшьлек малай бассейндагы суда тончыга башлый. Ул суда барлыгы 6 минут вакыт үткәрә. Аннан соң бала авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.
 Җинаятьтә гаебе булуын тренер тулысыныча таныган.
Тикшерү җитәрлек күләмдә дәлилләр туплаган, моңа бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше суд карамагына тапшырылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100