news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллыда бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны алмаштыру факты буенча башлангыч тикшерү үткәрелә

Уфа шәһәрендә балалары алмашынуында шикләнгән аналар ДНК-анализ ясый, аның нәтиҗәләре сабыйларның алмашынуын раслый.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 6 нчы август көнне Яр Чаллы шәһәрендә медицина үзәкләренең берсендә 27 яшьлек ханым кыз бала таба. Шушы ук көнне Яр Чаллыда яшәүче тагын бер ханым дөньяга кыз бала китерә. Әмма сабыйлар алмашына. Бу факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган.
 Башлангыч мәгълүматлар буенча, тууга 27 яшьлек ханымга баласы 2,8 кг авырлык белән туганлыгын хәбәр итәләр, әмма күпмедер вакыттан соң аңа авырлыгы 3,3 кг булган баланы китерәләр. Шулай ук бала йөзгә дә үзгә булган. Моннан тыш, ул икенче бала табучы ханымга да башка авырлыктагы һәм кыяфәттәге бала китерелгәнлеген белә. Медицина хезмәткәрләре исә баланың алмашыну ихтималлыгын инкарь иткән. Моңа бәйле рәвештә, Уфа шәһәрендә балалары алмашынуында шикләнгән аналар ДНК-анализ ясый, аның нәтиҗәләре сабыйларның алмашынуын раслый.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән барлык кирәкле чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot