Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда апасын якларга теләп, хуҗа кунакны үтергән
Хәзер фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан 47 яшьлек Е. У. ка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтермәкче булу) буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Тикшерү фаразлаганча, агымдагы елның 1 нче сентябрь төнендә Яр Чаллыда ГЭС бистәсендәге йорт фатирларының берсендә, У. апасы һәм 40 яшьлек танышы белән спиртлы эчемлекләр белән кәеф-сафа корып утыра. Бу вакытта кунак шикләнелүченең апасына бәйләнә башлый. Апасын яклап кисәтү ясаган хуҗаны кунак этеп җибәрә. Нәтиҗәдә, У. кухнядан пычак алып, кунакка 16 мәртәбә кадый. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирә.
У. җинаять кылуга катнашы булуын таныган. Хәзер фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз