news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллыда 65 яшьлек тренер, саксызлык аркасында, 10 яшьлек малайны үлемгә дучар итүдә шикләнелә

Б. җинаять кылуга катнашын таныган.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Яр Чаллы шәһәре Боз сараеның хоккей буенча 65 яшьлек тренер-мөгаллиме Ш. Б. га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче өлеше (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 нче елның 22 ноябрендә Яр Чаллыда Боз сарае бинасы артында 2 нче урам кортында тренировкалар уздырганнан соң, тренер капкаларны ача алмый һәм балаларга киртәдәге тишек аша чыгарга тәкъдим итә. Кайбер малайлар койма аша сикерергә уйлый. Нәтиҗәдә, 10 яшьлек малай 3 метр биеклектән башы белән бетон мәйданчыкка килеп төшә һәм башын имгәтә. 4 нче декабрь көнне ул хастаханәнең реанимация бүлегендә җан биргән.

Б. җинаять кылуга катнашын таныган. Хәзерге вакытта ул вазифасыннан читләштерелгән. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot