news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр "Мәрхәмәтлелек декадасы" башлана

Чараларның максаты – зур тормыш сынауларына дучар булган инвалидларның проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.

(Чаллы, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Лилия Фәттахова). 1992 елдан бирле 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. БМО тарафыннан гамәлгә кертелгән әлеге көн мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыятьтәге хокукларын яклау, үзара кешелеклерәк мөгаләмә булдырны күздә тота.

Яр Чаллыда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр "Мәрхәмәтлелек декадасы" башлана. Декада, гадәттәгечә, төрле чараларга бай булачак. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итүенчә, ел саен Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәркүләм спартакиада үткәрелә. Быел спартакиада 7 декабрьдә "Яр Чаллы" спорт комплексында узачак.Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалы призлар белән бүләкләнәчәк. Декада кысаларында шулай ук шашка буенча ярышлар, армреслинг буенча Беренчелек кебек чаралар да каралган.

Декабрь дәвамында мәктәпләрдә "Могҗиза бүләк ит", "Янәшәдә булу бик җиңел", "Инвалидлар өчен диспансер көне", "Йөрәк җылысын- шәфкатьле кулларга" дигән хәйрия акцияләре, картина галереясе хезмәткәрләре үткәргән басма графика буенча мастер-класслар узачак.

Чараларның максаты – зур тормыш сынауларына дучар булган инвалидларның проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, аларга җылы сүз, яхшы эш-гамәлләр белән ярдәм итү.

"Яр Чаллыда мохтаҗ кешеләргә карата һәрвакыт мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтелеп килде."Мәрхәмәтлелек декадасы" на шулай ук зур игътибар бирүегез сорала. Хәтта эш биредә финанс ярдәмендә генә дә түгел, ә аларны рухи яктан яклау, аңлауда да. Барлык җәмәгатьчелекнең дә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарлырак булуы мөһим.Бу бигрәк тә балаларга карый",- диде эшлекле дүшәмбедә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Яр Чаллы социаль яклау Идарәсе мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 360 612 инвалид яши. Бу - биредә яшәүче халыкның 6% -ын тәшкил итә. (Татарстан буенча әлеге күрсәткеч 8,4%, Россия Федерациясендә – 8,7%). Шуларның 11 253 –е хезмәткә яраклы яшьтә.Шәһәрдә 1874 инвалид бала исәпләнә. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 603 бала, 1091 бала- мәктәп укучысы, 180 - студент.

"Инвалидлар өчен туганнары һәм охшаш проблемалары булган кешеләр белән генә аралашырлык түгел, ә тулы канлы тормышта яшәрлек мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Белем алу, үз сәләтләре буенча эш табу, шәһәр буенча йөрүдә алар ниндидер кыенлыклар күрергә тиеш түгел",- дип белдерде бу хакта Р.Хәлимов.

Әлеге юнәлештә эш күптәннән бара.Шәһәрдә 2011 елдан бирле "Уңайлы мохит" программасы эшләп килә. 53 учреждениедә кереп-чыгып йөрү өчен уңайлы күтәртмәләр урнаштырылган, инвалид җәяүлеләр өчен 1 меңнән артык юл аркылы чыгу урыннары җайлаштырылган, коляскада утыручы инвалидлар яшәгән йортларда 422 пандус урнаштырылган.Шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлы булган түбәнәйтелгән аслы 190 автобус хезмәт күрсәтә.

"Бигеш" аэропортында амбулифт эшли. Самолетка утырганда уңайлылык һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүче әлеге махсус машиналар турындагы мәгълүматны интерактив тактадан карап та белергә була. Бүгенге көнгә шундый 299 объект картага кертелгән. Теләсә кайсы кеше сайтка кереп, теге яки бу объектның аның өчен уңайлылыгын карый ала. Әлеге юнәлештә дә эш дәвам итәчәк икән.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшкә урнашу проблемасы да тора. Бүгенге көндә 182 инвалид мәшгульлек үзәгендә исәптә икән. Шәһәр предприятиеләре әлеге категория кешеләрен эшкә алырга бик ашыкмыйлар. Инвалидлар өчен махсус урта һәм югары белем алу да кыенлыклар аша бара.

Декада кысаларында гына түгел, көндәлек тормышта да бер-беребезгә карата игътибарлырак булсак иде. Сәламәтлек - бүләк ул, аның ни дәрәҗәдә зур бүләк булуын сәламәт кеше югалтмыйча бәяләп тә бетерми. Нинди генә хәлдә дә кеше булып калыйк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100