Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы территориясе 1,5 мең квадрат метрга зураячак
Закон проекты җир участогы территориясен торак төзелеше өчен файдалану максатыннан әзерләнгән.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Чаллы территориясен 1582 кв.метрга зурайту мәсьәләсе каралды. Парламентарийлар шул хакта карарны хуплады.
«Закон проекты Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенә керүче җир биләмәсен Чаллыга күчерү белән бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү өчен әзерләнде. Бу шушы җир участогы территориясен торак төзелеше өчен файдалану максатыннан кирәк», — дип хәбәр итте Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин.
Чикләрне үзгәртү мәсьәләсе буенча Тукай районында һәм Чаллыда җәмәгать тыңлаулары үткән. «Биредә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү турында инициативаны хупладылар», — диде Абдуллин.
Территория чикләрен үзгәртү ихтыяҗы төзелгән торак йорт шәһәр чикләреннән чыгу нәтиҗәсендә туган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз