news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллы татар театры тамашачыга яңа премьера тәкъдим итә

3 октябрьдә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең 20-нче сезонын ачып җибәрәчәк

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 3 октябрьдә, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең 20-нче сезонын ачып җибәрәчәк. Бу көнне тамашачыларны премьера - театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов сәхнәләштергән - Рабит Батулланың “Сөйгән ярым ятка кала” музыкаль комедиясе көтә.  

Яр Чаллы татар дәүләт драма театрыннан хәбәр ителгәнчә, яңа сезон ачылу тантанасында дүрт – «Ир-егетләр ролен иң оста башкаручы», «Хатын-кызлар ролен иң оста башкаручы», «Икенче пландагы ирләр ролен иң оста башкаручы», «Икенче пландагы хатын-кызлар ролен иң оста башкаручы» номинацияләре буенча җиңүче дип табылган артистларның исемнәре билгеле булачак. Әйтергә кирәк, ике артист ТР Мәдәният министрлыгы бүләкләренә тәкъдим ителде.

Бу көнне көзен тамашачылар игътибарына тагын бер комедия тәкъдим ителәчәк. Француз һәм дөнья дарматургиясе классигы Жан-Батист Мольерның “Саран” комедиясен режиссер Булат Бәдриев җитәкчелегендә куела. Моннан тыш, башка еллардагы кебек үк Яңа ел бәйрәменә балалар өчен күңелле тамаша әзерләнә.

20 сезон тагын ике премьерага бай булачак. Яр Чаллы театрында шәһәрдән драматурглар, “Яңа татар пьесасы” бәйгесе лауреатлары Равил Сабыр һәм Зөләйха Минһаҗева иҗатларына мөрәҗәгать итәргә булганнар. Беренче авторның сәхнәләштергәнче үк үзенә шактый игътибар җәлеп иткән “Абага алмасы ачы була” пьесасын сайлап алына, икенчесенең “Бүген минем туган көнем” социаль драмасы куелыр дип көтелә.

Театрның элеккеге спектакльләрне яңарту планы да бар. Тамашачыларның мәхәббәтен яулап та төрле сәбәпләр аркасында репертуардан төшеп калган спектакльләр янә сәхнәгә кайтачак.

20-нче сезонда инде якын-тирә шәһәрләргә - Түбән Камага, Әлмәткә, Зәйгә, Алабугага, Менделеевскига традицион гастрольләрдән тыш, артистларны Башкортстан буйлап сәфәр көтә. Ул Өфе каласында “Нур” татар театры бинасында иң яхшы спектакльләрне уйнап тәмамланачак.       

Театрдан килгән хәбәргә караганда, хәзер сәхнә йортының үз премиясе дә бар. 2010 елның 27 мартында, Халыкара театр көнендә, Яр Чаллы татар драма театрының иң тырыш ике хезмәткәре 10 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнәчәк.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100