Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә күчмә паллиатив ярдәм оештырылачак
Табиб-онколог әйтүенчә, паллиатив ярдәм буенча белеме булган табиблар районнарда да ярдәм күрсәтә алыр иде.
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә күчмә паллиатив ярдәм оештыру турында сүз бара. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, онколог-маммолог Илсур Шәймәрданов хәбәр итте.
“Паллиатив ярдәм дигән сүзне 2011 елга кадәр табиблар арасында бармак белән санарлыгы гына аңлый иде. 2011 елда чыккан Федераль закон нигезендә, паллиатив ярдәм Россия гражданнарына күрсәтелергә тиеш, аны алырга бөтен гражданнар да хокуклы. Безнең республикада паллиатив ярдәм Россиядә беренчеләрдән булып барлыкка килде. Паллиатив ярдәмгә тиңләштереп, 1993 елда онкология диспансерында яман шеш белән авыручылар өчен ашыгыч ярдәм бүлеге оештырылды. Бүгенге көндә ул эшли. Бу бүлек Россия Федерациясендә бердәнбер зур бүлек. Паллиатив ярдәмне тәүлек дәвамында күрсәтә торган бүлек бу”, - дип белдерде табиб. Сүз уңаеннан, паллиатив ярдәм гомере куркыныч астында, хәле авыр булган пациентларның хәлен җиңеләйтү максатыннан күрсәтелә.
“Бүгенге көндә Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә күчмә паллиатив ярдәм оештыру турында сүз бара. Районнарда да паллиатив ярдәм оештыру турында сөйләшәбез, чөнки барлык районнарда да бу ярдәмне гомуми практика табиблары гына күрсәтә. Минемчә, табибның моның өчен күпмедер белеме булырга тиеш. Паллиатив ярдәм буенча белеме булган табиблар районнарда да ярдәм күрсәтә алыр иде дип уйлыйм”, - ди Илсур Шәймәрданов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз