news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллы стоматологиясе пациентларының уколга реакциядән соң сәламәтлекләренә бернинди куркыныч янамый - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

Биш пациентның лидокаин уколы салганнан соң, хәлләре начарланган иде

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Яр Чаллының лидокоин препараты салганнан соң хәлләре начарланган 3 нче стоматология хастаханәсе пациентлары өйләренә озатылган. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. 

Министрлык мәгълүматы буенча, пациентларның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый. 

Искәртеп узабыз, әлеге уколны салганнан соң, биш кешенең хәле начарланган иде, аларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелә. 

Препарат партиясе кулланудан алынган һәм Республика даруларның сыйфатын тикшерү үзәгенә экспертизага тапшырылган.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100