Яр Чаллы предприятиеләренең берсендә эш вакытында эшче имгәнгән
Эшченең аягы имгәнүе факты буенча җинаять эше кузгатылган
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 6 нчы сентябре көнне иртән Яр Чаллыда “ТАТПРОФ” ЯАҖнең җитештерү объектында, профильләр әзерләү цехында, ремонт эшләрен башкарган вакытта 47 яшьлек электромонтерның аягы имгәнә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсенең 1 нче өлеше (хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү фаразлаганча, эш барышында, предприятиенең җитештерү линиясе брак чыгара башлый, моңа бәйле рәвештә, операторлар электромонтерны чакыра. Ир-ат пуллер хәрәкәте юлына баса, нәтиҗәдә, уң аяк табаны өзелә.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.