news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллы онкодиспансерының химиотерапия бүлеге Россиядә иң яхшысы дип танылды

Ул стационар шартларда шешкә каршы махсуслаштырылган дәвалау терапиясен күрсәтүдә «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Яңалык» федераль конкурсының лауреаты булды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Яр Чаллы онкология диспансерының химиотерапия бүлеге Россиядә иң яхшысы булды. Медучреждение структурасы стационар шартларда шешкә каршы махсуслаштырылган дәвалау терапиясен күрсәтүдә «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Яңалык» федераль конкурсының лауреаты булды. Бу хакта Республика клиник онкология диспансеры матбугат үзәге хәбәр итә.

— Әлеге дипломнар халык өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуын, шулай ук аларның сыйфат таләпләренә туры килүен раслый, — дип белдерде диспансерның баш табибы Алмаз Хаҗиев. — Бүлекчәгә «Россиянең иң яхшы 100 товары» тамгасын маркировкалау хокукы бирелә. Ул химиотерапия бүлеге филиалына конкурент өстенлекләргә лаек булу мөмкинлеге бирә.

Чаллыда онкология диспансеры төзелеше тәмамлану стадиясендә. Проектта каралган бина торгызылды инде, фасадларны тышлау бара. 8,4 мең кв. м. мәйданлы медицина учреждениесе ике блоктан торачак. Амбулатор-онкология үзәге, АМЯХ бинасына һәм радиология корпусына күчү белән. Үзәк 1,2 млн кешене яки республиканың тугыз районыннан һәм шәһәреннән 38 мең авыруны кабул итә алачак. Чаллыдан тыш, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарын да бирегә килеп дәвалана алачак.

Быел онкодиспансер төзелешкә икенче транш алган. Ул 651,2 млн. сум тәшкил итте. Объект федераль һәм республика бюджетларыннан финанслана. Гомуми бәясе — 2 млрд сумнан артык, шуның 1,1 млрд сумы үзләштерелгән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100