news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллы курчак театрында – “Әбиләр шимбәсе”

Иртәгә Яр Чаллы дәүләт курчак театрында 8 Март – Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан “Әбиләр шимбәсе” дип исемләнгән акция узачак

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Иртәгә Яр Чаллы дәүләт курчак театрында 8 Март – Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан “Әбиләр шимбәсе” дип исемләнгән акция узачак. Бу көнне оныклары белән килгән әбиләр театрга бушлай кертеләчәк. Тамашачыларга бүләккә орлыклар өләшенәчәк. Театрда шундый акцияне үткәрү матур традициягә әйләнә.
Театрга килүчеләрне бик күп сюрпризлар көтә. Мәсәлән, әбиләргә әкият геройлары белән биеп карарга, оныкларга бантиклар бәйләргә, мәрҗәннәр җыярга тәкъдим ителәчәк. Төп бүләк – Шарль Пьеро әсәре буенча куелган “Кызыл калфак һәм бүре” әкияте булачак.
Бу әкиятнең премьерасы 2006 елның 9 ноябрендә күрсәтелә. Аны сәхнәгә театрның баш режиссеры Игорь Клюев куя. Әкият 5 яшь тулган балалар һәм аларның ата-аналар өчен әзерләнелә. Сюжеты да кызыклы. Бүре Кызыл Калфакны тотырга тели. Әмма аны Кызыл Калфак үзе түгел, ә кәрзиндәге кәбестәле бәлешләр кызыксындыра. Спектакльдә зур курчаклар уйный. Эстрада көйләренә башкарылган биюләр һәм җырлар таныш әкиятне музыкаль комедиягә әйләндерә. Спектакльдә француз шансоны да яңгыраячак. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot