news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яр Чаллы курчак театры Идел буе шәһәрләренә сәяхәт кылачак
Тур дәвамында театр Чабаксар, Ульяновски, Сарански һәм Казан шәһәрләре курчак театрлары сәхнәсендә Нина Гернет пьесасы буенча “Аленка һәм каз бәбкәсе” куелышын тәкъд
Скопировать ссылку
(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). 13 апрельдә Яр Чаллының дәүләт курчаклар театры Идел буе республикаларына “Әкиятләр каруселе” дип исемләнгән сәяхәткә чыга. Тур дәвамында театр Чабаксар, Ульяновски, Сарански һәм Казан шәһәрләре курчак театрлары сәхнәсендә Нина Гернет пьесасы буенча “Аленка һәм каз бәбкәсе” куелышын тәкъдим итәчәк. Ә ул вакытта Яр Чаллы курчак театры сәхнәсендә турда катнашкан шәһәрләрнең курчак театрлары үз әкиятләрен күрсәтәчәк.
Яр Чаллы курчак театры күрсәтәчәк спектакльдә актерлар Дилүз Хуҗиәхмәтов, Егор Митрофанов һәм ТР атказанган артисткасы Галина Кузнецова уйнаячак. Театр актерлары өчен гастрольләр зур бәйрәмгә әйләнә. Алар күптән инде башка сәхнәләрдә дә уйнаганда, нәни тамашачылар белән уртак тел таба өйрәнгән. Театр спектакльләре һәрвакытта зур уңыш белән үтә.
14 апрельдә Яр Чаллы курчаклар театры сәхнәсендә Ульяновски өлкә курчаклар театры Елизавета Тараховская пьесасы буенча куелган “Нәни фея” дигән спектакль күрсәтәчәк. Бу – нәни феяның явыз сихерче Тута кулына эләгүе турындагы әкият. Өлкәнең атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Гаврилова куелышындагы спектакль яңа фәлсәфи эчтәлеккә ия.
16 апрельдә исә Мордовия дәүләт курчаклар театры нәни чаллылыларны Ким Мешковның әсәре буенча “Тылсымлы фонарик” әкияте белән таныштырачак. Спектакльнең режиссеры – Мордовиянең атказанган артисткасы Л.Сидорина, рәссамы – Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Н.Кочнева, музыка бизәлеше авторы – С.Мякушин.
18 апрельдә Чуаш дәүләт курчаклар театры актерлары Г.Азамның пьесасы буенча “Җиңүче куян” спектаклен уйнаячак. Сәхнә әсәре чуаш халык җырлары, биюләре белән баетылган. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисткасы Н.Алферова, рәссамы – Чуашстан республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Мария Арлан, композиторы – атказанган сәнгать эшлеклесе Андрей Галкин.
20 апрельдә исә “Әкият” татар дәүләт курчак театры Борис Шергинның «Борынгы әкияте”н тәкъдим итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot