news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллы халкы экологларга тузан аркасында сулап булмау турында зарланган

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тикшерү уздырган һәм һавада агач тузаны булуын ачыклаган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Яр Чаллы халкы экологларга тузан аркасында сулап булмау шикаяте белән мөрәҗәгать иткән. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һава пычратуда «Урман-Сервис» җәмгыятенең гаәепле икәнлеген ачыклаган. Аның эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатканнар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейд вакытында Кама янындагы җирле идарә инспекторлары агач тузаны таралу чыганагын ачыклаган. Ул бер урман цехы оешмасы булып чыккан. Уздырылган анализ һавада пычраткыч матдәләр булуын күрсәткән.

Оешма җитәкчесенә хокук бозуны һәм тирә-юньне пычратуга китергән сәбәпне бетерү йөкләнгән. Яр Чаллы шәһәр суды карары буенча, «Урман-Сервис» җәмгыятенең эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot