news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Франциядән стажерлар килә

Франциянең Реймс университеты белән хезмәттәшлек 2008 елда башланган иде.

(Чаллы, 23 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Франциядән стажерлар килә. Тиздән алар шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында балалар укыта башлыйлар, дип яза җирле басма.

Европа студентлары Чаллыга педагогик практика үтәргә, Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачаклар. Шәһәр укучылары исә чит ил кунакларыннан француз сүзләрен дөрес әйтергә өйрәнәләр, сүзлек запасын арттыралар. "Безнең стажерлар шәһәренең 4, 37 нче мәктәпләрендә генә түгел, Казан, Түбән Кама, Мамадыш, Азнакай шәһәрләрендә дә булачаклар", – ди уку йортының халыкара багланышлар бүлеге башлыгы Җәмилә Галагудина.

Университетта кунаклар өчен кызыклы мәдәни һәм спорт программасы әзерләнгән. Алар Алабуга, Казан шәһәрләренең тарихи урыннарында булачаклар. "Н2О" спорт комплексында йөзә алачаклар. Кышны беренче тапкыр күрүләрен истә тотып, аларны Яр буе паркында чаңгыда һәм тюбингта шуарга өйрәтәчәкләр.

Франциянең Реймс университеты белән хезмәттәшлек 2008 елда башланган иде. Шул вакыт эчендә уртак проектны тормышка ашыруда 122 студент катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100