news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында ректор сайладылар

Икътисад фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова, филология фәннәре докторы, доцент Венера Макарова ректор вазифасына сайлауда катнашкан.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). "Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты” югары белем бирү йортына ректор сайлаулары булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Югары уку йорты җитәкчесе вазифасына икътисад фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова һәм филология фәннәре докторы, доцент Венера Макарова үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Әлфинур Галиәкбарова 93 процент җыйган. Венера Макарова кандидатурасы өчен 7 процент тавыш биргәннәр.

Әлфинур Галиәкбарованы ректор вазифасына Россиянең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы раслаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot