news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллы дәүләт курчак театры «Вятка - город детства» Халыкара фестивалендә катнаша

Соңрак алар Уфа шәһәрендә учачак “Театральное Поволжье — Ниточка” фестиваленә китәчәк

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”) 24-28 сентябрь көннәрендә Киров шәһәрендә курчак театрлары арасында «Вятка - город детства» Халыкара фестиваль уза. Анда Яр Чаллы дәүләт курчак театры да катнаша. Конкурска ярчаллылар “Падишах елан” спектаклен тәкъдим итә.

Спектакльдә мәхәббәт, дуслык, хыянәт кебек мәңгелек темалар күтәрелә һәм татар халкының бай тарихын чагылдырыла.

Бу фестивальдән соң Яр Чаллы дәүләт курчак театры 27 сентябрьдә Уфа шәһәрендә узачак “Театральное Поволжье — Ниточка” фестиваленә китәчәк. Башкортстанда үткәрелүче фестивальдә алар «Дюймовочка» спектакле белән катнашырга ниятли. Спектакльнең рәссамы Алексей Митрофанов “Эшче ат-2014” бәйгесендә жюриның махсус бүләгенә ия булган иде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot