Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда танылган педагог Лениза Баһаветдинова вафат
Яр Чаллыда 75 нче яшендә 7 нче балалар сәнгать мәктәбенә нигез салучы һәм беренче директор Лениза Баһаветдинова вафат булган.
Ул 7 нче балалар сәнгать мәктәбенә нигез салучы, аның инициативасы буенча шәһәргә Казан консерваториясеннән орган кайтарганнар, дип яза «Челнинские известия».
РФ атказанган укытучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Харис кызы башта 6 нчы балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары булып эшләгән, 1 нче һәм 4 нче музыка мәктәпләрен җитәкләгән, 1989 елда шәһәр башкарма комитеты йөкләмәсе буенча, мәгариф системасында музыка мәктәбен булдыру тәҗрибәсен башлаган.
Шулай ук, озак вакыт сәнгать колледжында эшләп, озак вакыт «КАМАЗ» мәдәният йорты хорына җитәкчелек иткән.
«КАМАЗ һәм шәһәр җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итеп, иң авыр вакытларда да үз мәктәбен уен кораллары, балалар белән эшләү биналары белән тәэмин итә алды. Күп кенә педагогларга катлаулы тормыш шартларында ярдәм итте, тулай торакларда урыннар һәм фатирлар тапты. Аның башлангычында безнең шәһәрдә Казан консерваториясеннән орган барлыкка килде», - дип сөйләгәннәр шәһәр мәдәният идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз