Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда Сабантуйның төп гүзәлен сайладылар
Яр Чаллыда «Сабан туе гүзәле» 32нче шәһәр конкурсының финалы узды. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Эльвера Миңнегалиева җиңүче дип танылды.
Конкурсның финалы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Төп титул өчен 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге сигез катнашучы көрәште. Кызлар үзләренең сәләтләрен берничә конкурс этабында күрсәттеләр, шул исәптән дефиле, актерлык осталыгы, вокаль һәм хореографик чыгышлар.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов билгеләп үткәнчә, конкурс милли традицияләрне саклау максатыннан үткәрелә һәм катнашучыларга Сабантуйга әзерлек кысаларында үз сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирә.
Конкурс йомгаклары буенча финалга чыккан барлык кызларга да махсус титуллар һәм оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз