news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда чыгышы белән Минзәлә районыннан булган спортчы сурәтләнгән баннер урнаштырылды

Чаллыда чыгышы белән Минзәлә районыннан булган спортчы сурәтләнгән баннер урнаштырылды
"Минзәлә-информ"

Чаллы шәһәрендә чыгышы белән Минзәлә районыннан булган Ранил Заһриев фотосы төшерелгән баннер пәйда булды. Ул «Пединститут» тукталышы янында урнашкан. Бу хакта «Минзәлә-информ»га яшь спортчының әтисе, көрәш буенча мастер Ирек Заһриев хәбәр итте.

Баннерда Ранил 2022 елның маенда Иван Поддубный истәлегенә үткәрелгән Халыкара ярышларда 3 урын яулаган өчен медаль белән сурәтләнгән.

Шулай ук Ирек Заһриев Ранилнең быел август азагында Республика көненә багышланган турнирда 32 килограмм авырлык категориясендә 1 урын яулавын хәбәр итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100