Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе травматологы Марсель Хәкимов вафат
Яр Чаллыда шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе травматолог-ортопеды Марсель Хәкимов вафат булды. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзенең һөнәри юлын Хәкимов травматолог-оропед булып эшли башлады һәм бераздан травмпункт мөдире булды. Шул ук вакытта пациентлар аны сизгерлеге һәм профессиональлеге өчен, ә хезмәттәшләре – җаваплылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен бәяләгәннәр.
Соңгы елларда Хәкимов махсус хәрби операциядә сугышчыларга медицина ярдәме күрсәткән һәм кайткач бүләкләр, шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең шәхси рәхмәте белән билгеләнгән.
«Марсель Илгировичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Без аны мәңгегә искиткеч табиб, үз эшенең профессионалы һәм якты кеше буларак истә калдырачакбыз», - дип билгелиләр БСМПда.
Хәкимов белән хушлашу 5 июньдә 8:35 сәгатьтә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе моргы залында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз