news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр буе һәм күзәтү мәйданчыклары: яңартылган Серов бульварында нәрсәләр булачак?

Казандагы Серов бульварын төзекләндерү эшләре 2026 елда тәмамланачак.

Яр буе һәм күзәтү мәйданчыклары: яңартылган Серов бульварында нәрсәләр булачак?
Казандагы Серов бульварында төзекләндерү эшләренең яңа этабы башлана
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Казандагы Серов бульварында төзекләндерү эшләренең яңа этабы башлана. Быел биредә күл тирәсендәге территорияне яңартачаклар, яр буе зонасы булдырачаклар, хәрәкәтләнүе чикләнгән кешеләр өчен маршрутларны киңәйтәчәкләр һәм 160тан артык агач утыртачаклар.

«Серов бульвары – техник яктан бик катлаулы урын»

Серов бульвары Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы төп җәмәгать киңлекләренең берсе санала.

Әле берничә ел элек кенә бульварның территориясе шактый начар хәлдә иде. Биредә агынты сулар җыела торган сазлыклы ташландык урын иде. Күрүләр һәм хәрәкәтләнүләре чикләнгән кешеләр монда йөри алмады. Хәтта автобус тукталышы янында да уңайлы җәяүлеләр маршрутлары булмады.

Бульвар янында торак йортлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр йөри торган «Ярдәм» мәчете урнашкан

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Шул ук вакытта бульвар янында торак йортлар һәм инвалидлар еш йөри торган «Ярдәм» мәчете урнашкан.

Проект авторы һәм архитектор Виталий Волков «Татар-информ»га сөйләгәнчә, Серов бульвары техник яктан бик катлаулы урын. Элек Кызыл Маяк дип аталган урам сазлыклы җир булган

Проектның авторы һәм архитектор Виталий Волков «Татар-информ»га сөйләгәнчә, Серов бульвары техник яктан бик катлаулы урын

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Биредә грунт бик начар. Бу бөтен Яңа Савин һәм Мәскәү районында шулай. Ләкин монда аеруча начар. Урынны даими рәвештә грунт сулары баса. Шулай ук биредә ачык дренажлы яңгыр канализациясе урнашкан, ул яңгырлардан соң машина юу урыныннан су суырта. Бик сулы территория. Бульвар «йөзеп» китмәсен өчен, бик яхшы нигез, фундамент кирәк. Бу төп техник кыенлык булып тора», – дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.

Элек Кызыл Маяк дип аталган урам сазлыклы җир булып тора

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2022 елдан башлап бульвар янында ишегаллары да төзекләндерелә

Проект баштан ук инклюзив территория буларак ясалган – киңлек күрүләре һәм хәрәкәтләнүләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.

Әле берничә ел элек кенә бульварның территориясе шактый начар хәлдә иде. 2023 ел.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Территориядәге эш Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте, «Ярдәм» фонды, «Дан» спорт-реабилитация үзәге һәм күрше йортларда яшәүчеләр белән берлектә алып барыла. 2022 елдан башлап бульвар янында ишегаллары да төзекләндерелә.

Хәзер Серов бульвары Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы төп җәмәгать киңлекләренең берсе санала. 2024 ел.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Киләчәктә «Ярдәм» мәчете янында инклюзив үзәк булдыру планлаштырыла. Ул киңлекнең гомуми концепциясенең дәвамы булачак.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова проектның этаплап һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

«Серов бульварының профильле оешмалар белән хезмәттәшлектә төзелүе аеруча мөһим – бу чын мәгънәсендә инклюзив мохит формалаштырырга мөмкинлек бирә», – дип басым ясады ул.

Территориядә эш Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте, «Ярдәм» фонды, «Дан» спорт-реабилитация үзәге һәм күрше йортларда яшәүчеләр белән берлектә алып барыла

Фотоны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

Киңлек чәчәкләр белән бизәләчәк

Бульварны төзекләндерү 2026 елда тулысынча төгәлләнәчәк. Хәзерге вакытта эшләр җәмәгать киңлеген төзекләндерүнең өченче чираты кысаларында алып барыла. Быел яңарту эшләре сулык тирәсендәге территориягә һәм Восход урамы аша җәяүлеләр кичүенә кагылачак.

Фотоны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

Эшләр тәмамланганнан соң, күл тирәсендә җәяүлеләр өчен маршрутлар һәм күзәтү мәйданчыклары белән җиһазландырылган заманча яр буе барлыкка киләчәк. Яңа этапның төп үзенчәлекләренең берсе – яшелләндерү эшләре. Әгәр алдагы этаплар беренче чиратта инфраструктурага юнәлтелгән булса, хәзер басым киңлекне декоратив бизәүгә һәм табигый мохитне үстерүгә ясалган.

Фотоны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

Территориядә 163 агач утырту планлаштырыла. Бульвар буйлап агачларның декоратив токымнары утыртылачак, матур аллея барлыкка киләчәк. Юл ягыннан агач һәм куаклардан яшел койма булдырачаклар. Моннан тыш, җәмәгать киңлеген чәчәкләр белән бизәү өчен күпьеллык үсемлекләр һәм төрле куаклар утырту күздә тотыла.

Фотоны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

Үзгәрешләр Восход урамындагы җәяүлеләр кичүенә дә кагылачак. Аны киңәйтәчәкләр һәм юлдан яшел үсентеләр полосасы белән аерып куячаклар. Җәмәгать киңлегенә кергәндә Серов бульвары логотибы төшерелгән конструкция урнаштырылачак.

Фотоны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

Велосипед юлын һәм хәрәкәтләнүе чикләнгән кешеләр өчен маршрутны өч метрга кадәр киңәйтәчәкләр.

Фотоны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

Күлдә су үсемлекләре артачак

Сулыкның экосистемасын торгызу эше дәвам итәчәк. Күлдә яңа су үсемлекләре барлыкка киләчәк, алар суның сыйфатын яхшыртырга һәм табигый балансны сакларга ярдәм итәчәк.

2025 елда СИБУР ярдәме белән сулыкны чистарттылар. Татарстан Фәннәр академиясе галимнәренең тикшеренүләреннән соң, экологлар 2,6 мең тонна төп калдыкларын чистартып чыгарды.

Чистарту эшләреннән соң күлнең күләме артты, бу җирле экосистеманы саклап калырга мөмкинлек бирде. Хәзер биредә балыклар, шул исәптән кара балык һәм кисәүбаш балыгы, су кошлары һәм берничә төр су үсемлекләре яши.

Эльза Кузнецова, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot