Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Японнар Чаллыдан "акыллы комлык" интерактив өстәлен алалар
Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссиянең 50 шәһәрендә 1000нән артык балалар бакчасында файдаланалар.
(Чаллы, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Сүз шәһәребезнең "Балаларга инновацияләр" компаниясе уйлап чыгарган "акыллы комлык" интерактив өстәле хакында бара. Японнар аны Екатеринбург шәһәрендә узган "Иннопорм" халыкара күргәзмәсендә күрәләр.
Дәресләргә кертелгән биремнәр, японнар өчен махсус тәрҗемә ителгән. Әлеге "акыллы комлыклар" агымдагы ел тәмамланганчы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган белем бирү үзәкләренә куелачак, дип фаразлана.
Хәзерге вакытта Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссиянең 50 шәһәрендә 1000 нән артык балалар бакчасында файдаланалар. Аларны Азия һәм Европа базарларына чыгару турында сөйләшүләр алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз