news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониянең үзәк өлешендә көчле җир тетрәү күзәтелә

Япониянең үзәк өлешендә көчле җир тетрәү күзәтелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Япониядә көчле җир тетрәүдән соң цунами куркынычы игълан ителде, кешеләрне яр буе зонасыннан тиз арада китәргә чакыралар», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, 5,6 һәм 7 баллы җир тетрәү берничә минут аерма белән Япониянең көнбатышында күзәтелгән, Осака һәм Киото шәһәрләрендә көчле җир асты селкенүләрен сизгәннәр.

Илдә Япон диңгезе яр буеның буеннан-буена биеклеге 3 метрга кадәр тәшкил иткән цунами көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot