news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониянең Yokogawa компаниясе ТАИФка нәтиҗәлелекне арттырырга ярдәм итәчәк

Компания үзенең төп эшчәнлегеннән тыш, кадрлар әзерләү һәм белгечләрне укыту белән дә шөгыльләнә.

Япониянең Yokogawa компаниясе ТАИФка нәтиҗәлелекне арттырырга ярдәм итәчәк
tatarstan.ru

(Санкт-Петербург, 7 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ компаниясе ТАИФка предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда ярдәм итәчәк. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Безнең компания һәм «ТАИФ» арасында озак вакытка исәпләнгән мөнәсәбәтләр урнашкан. Без автоматлаштыру системалары белән тәэмин итәбез, шулай ук предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән проектлар төзибез. Шул исәптән, бу нефть химиясе һәм нефть эшкәртү секторындагы яңа төзелеш һәм җайланма проектларына да кагыла», - дип белдерде журналистларга Yokogawa компаниясе президенты Такаши Нишиджима.

Компания үзенең төп эшчәнлегеннән тыш, кадрлар әзерләү һәм белгечләрне укыту белән дә шөгыльләнә.

«Без Татарстан һәм республикада эшләүче компанияләр белән үзара мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү һәм ныгытуга карата кызыксыну белдерәбез», - дип искәртте Нишиджима. Ул Yokogawa компаниясенең «Түбән Кама Нефтехим»ның яңа этилен комплексы проектында катнашу өчен бөтен көчен куячагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot