news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониялеләр Алабуга турында фильм төшерә

Япониялеләр Алабуга турында фильм төшерә

(Казан, 22 декабрь, «Татар–информ», Илисә Ганиева). Бүген Япониянең ике журналистының Алабугага Россиядә Япония хәрби тоткыннарының язмышы турында документаль фильм төшерү өчен материал җыярга килгән өч көнлек визиты тәмамлана. Фильм Япониянең дәүләт телеканалы заказы буенча төшерелә.

Билгеле булганча, Алабугада Япониянең хәрби тоткыннары өчен лагерь булган. Әсирлектә үлгән 85 кеше Алабугада япон зиратында җирләнгән. 1998 елның сентябрендә Япония хакимияте карары буенча, аларның җәсәдләре ватаннарына кайтарылган, ә 2000 елда мемориаль һәйкәл куелган. Зират территориясе парк булып калган.

Бирегә рәсми делегацияләр, шул вакыйгаларда катнашучылар һәм һәлак булганнарның туганнары даими килеп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot