news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядә япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеге басылып чыкты

«Бер томда татар теленең төп лексикасын һәм грамматикасын өйрәнеп була», - диде Мидзуки Сакурама.

Япониядә япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеге басылып чыкты
Мидзуки Сакурама

Япония кибетләрендә япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеге сатыла башлаган. Бу хакта дәреслек авторы – Мидзуки Сакурама социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Бу японча сөйләшүчеләр өчен татар телен өйрәнү китабы: бер томда татар теленең төп лексикасын һәм грамматикасын өйрәнеп була. Ул 20 дәрестән, һәм 1200 төп сүздән тора. Авторлар - Мидзуки Сакурама һәм минем иң якын дустым Юто Хишияма - татар дөньясында танылган япон егете. Китап Япониянең тел өйрәнү китабы жанрында нәшер итүче Hakusuisha тарафыннан бастырылган иң танылган New Express сериясенең бер томы», - дип яза ул.

Аның әйтүенчә, дәреслектә аудио биремнәр дә бар. «Япониядә яшәүче дусларыбыз Эльвира белән Рәйхан безнең дәреслек диалогларын студиядә яздырды. Матур тавышлар профессиональ студиядә яздырылды. Аларга мең рәхмәт, безнең дәреслекләр тагын да яхшырак булыр», - ди Мидзуки Сакурама.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100