news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядә җир тетрәү булган

Япониянең төньягында Хоккайдо утравы ярыннан ерак түгел 6,1 магнитудалы җир тетрәү булган. Цунами куркынычы юк. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Илнең Баш метеорология агентлыгы мәгълүматлары буенча, җир асты тирбәнешләре җирле вакыт белән 18.18 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 12.18 сәгатьтә) булган. Җир тетрәү ноктасы 20 километр тирәнлектә су астында теркәлгән.

4 баллга кадәрге тирбәнешләр Хоккайдо, Аомори, Иватэ префектураларында сизелгән.

Әлегә зыян күрүчеләр һәм җимерүләр турында мәгълүмат юк. Поездлар хәрәкәтендә өзеклекләр турында да хәбәр ителми.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100