news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониядә ике сәгать эчендә 29 җир тетрәү теркәлгән

Япониянең көнбатыш яр буенда ике сәгать эчендә 29 җир тетрәү булган, диелә РИА Новости агентлыгы тарафыннан анализланган метеоагентлык статистика мәгълүматлары буенча.

Агентлык хәбәр иткәнчә, чыганагы «җир өслегенә бик тә якын» торган 7,6 магнитудалы җир тетрәү иң көчлесе булган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Япониядә көчле җир тетрәүләрдән соң цунами куркынычы игълан ителүе, кешеләрне тиз арада яр буе зонасыннан китәргә чакырулары хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot