Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Япониядә татар милли бизәкләре төшерелгән «Тартар» язу карасы җитештерелә башлаган
Караны чыгарган компания яшел төс татар халкының милли костюмнарында кулланыла дип аңлатма биргән.
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Япониянең «Tono & Lims» компаниясе «Тартар» дип исемләнгән яшел төстә язу карасы җитештерә башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә япон кызы Мидзуки Накамура-Сакурама хәбәр итте.
«Соңгы елларда Япониядә язу караларын яратып кулланучылар бик күп. Мин дә шулар рәтенә керәм, язу карасы белән язарга яратам. Белүеңчә, Япония — төрле хоббилар иле. Шуңа күрә яшел төсләрнең дә төрле төсмерләре бар, күргәнеңчә, әлеге компания татар халкы яратып кулланган яшел төс чыгарган», — диде ул.
Мидзуки язу карасын ни өчен «татар» дип атаганнарын белми. «Бәлки, алар милли кием төсен очраклы рәвештә табып, ошатканнардыр. Компаниянең социаль челтәр битендә аңлатканча, „бөтен дөнья буйлап сәяхәт итүче мәче булган. Ул каяндыр матур көй ишеткән. Күрәсең, бу — татарлар көе. Әлеге яшел төс татарларның милли костюмнарыннан“ дип язылган», — дип сөйләде Мидзуки Накамура.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз