news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән

Хакимият һәлак булучыларның саны тагын да артырга мөмкин булуга хафалана.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Япониядә көчле яңгырлар яву сәбәпле, су басудан һәм җир шуышудан һәлак булучылар саны 222гә җиткән. Бу хакта Japan Times газетасына сылтама белән “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

30 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегенә кергән. Хакимият һәлак булучыларның саны тагын да артырга мөмкин булуга хафалана.

Ике атна эчендә 31 префектурада җир шуышуның 700 очрагы теркәлгән. Окаяма, Эхиме һәм Хиросима префектураларында эзләү-коткару операцияләрендә 70 мең коткаручы эшли.

Япония агентлыгы мәгълүматлары буенча, коткару урыннарында 6700ләп кеше бар.

Су басудан һәм җир шуышудан иң күп һәлак булучылар Хиросима, Окаяма, Ямагути, Киото, Гифу, Шига, Хиого, Кочи һәм Фукуока префектураларында теркәлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100