news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониядә коронавирусны ярты минут эчендә үтерә торган җайланма уйлап тапканнар

Җайланма тирән ультрашәмәхә импульсларының светодиод нурланышын күрсәтә.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Япониядә коронавирусны 99,99 процентын ярты минут эчендә юкка чыгарырга мөмкин булган портатив җайланма эшләнгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Җайланма тирән ультрашәмәхә импульсларының светодиод нурланышын күрсәтә. Тирән ультрашәмәхә нурланышы бик кыска дулкынлы. Аны куллану фәндә перспективалы юнәлешләрнең берсе булып санала.

Җитештерүче билгеләп үткәнчә, җайланма тирән УФ-дулкын озынлыгы 280 нанометр һәм оптик егәрлеге 70 милливатт булган ут чыга. Шул ук вакытта дулкын озынлыгы 260 нанометр булганда вируслы кисәкләр аеруча нәтиҗәле юкка чыгарыла, әмма ул светодиодларның хезмәт итү вакытын киметә, дип аңлата галимнәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot