news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядә Көньяк Курил утраулары буенча позиция үзгәрүен кире кактылар

Элегрәк ил хакимиятенең Көньяк Курил утравының икесен Россиягә калдырырга әзерлеге турында хәбәр ителгән иде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Япония хакимияте дүрт Көньяк Курил утравы хуҗасын ачыклау һәм Россия белән килешү төзү буенча үз позициясен үзгәртмәгән. Бу хакта Япониянең Тышкы эшләре министрлыгы вәкиле Токио таләпләре үзгәрергә мөмкинлеге турындагы мәгълүматны шәрехләү үтенеченә каршы җавап итеп белдергән.

"Безнең илнең позициясе үзгәрмәде: без дүрт төньяк утрауларының кемнеке булуын хәл итү һәм аңа нигезләнеп килешү төзү яклы", - дип ачыклык керткән дипломат.

Элегрәк Kyodo агентлыгы Япониянең Көньяк Курил утрауларының икесен Россиягә калдыру шарты белән килешү төзергә әзерлеге турында хәбәр иткән иде. Имеш, элек Шикотан һәм Хабомаи утраулары тапшырылачак, аннары Кунашир һәм Итуруп язмышы хәл ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100