news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядә көчле җир тетрәү булган

Япония хакимияте кабат җир тетрәүләр булуы ихтимал, әмма цунами куркынычы янамый, дип белдерә.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Хонсю Япония утравының көнчыгыш ярында көчле җир тетрәүләр булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның магнитудасы 7,3 балл тәшкил иткән, дип хәбәр итә Russia Today.

Япония метеорология агентлыгы белгечләре моны 2011 елдагы көчле җир тетрәүдән соңгы афтершок, кабатлаулы сейсмик тетрәү, дип атаган.

Япония утравы халкына җир тетрәве турында иртәнге алтыларда (Мәскәү вакыты белән төнге 12 ) хәбәр җиткерә башлаганнар, сиреналар кабызылган, дип яза Russia Today .

Япония хакимияте кабат тетрәүләр булуы ихтимал ди, әмма цунами куркынычы янамый дип белдергән. “Фукусима – 2” атом электростанциядә энергоблокларның берсендә суыту системасының вакытлы сүнеп торуы теркәлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100