news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядә Хезмәткә рәхмәт белдерү көне бәйрәм ителә

Бу көндә Япония сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләренә, фермерларга, дәүләт учреждениеләрендә, компанияләрендә эшләүчеләргә түләүле ял көне бирелә.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). 23 ноябрьдә Япониядә милли бәйрәм – Хезмәткә рәхмәт белдерү көне (Kinro-Kanshya no Hi) билгеләп үтелә, диелә Calend.ru Истәлекле көннәр мәгълүмати сайтында.

Бу көндә Япония сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләренә, фермерларга, дәүләт учреждениеләрендә, компанияләрендә эшләүчеләргә түләүле ял көне бирелә.

“Хезмәткә рәхмәт белдерү көне” дип игълан ителгән бәйрәм 1948 елдан башлап билгеләп үтелә. Элегрәк ул “Яңа уңыш бәйрәме” дип йөртелгән һәм авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлану уңаеннан уздырылган булган. Ә хәзер әлеге бәйрәм хезмәтнең барлык төрләре белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.

Бәйрәмнең асылы - җәмгыять үсешенә кулыннан килгән кадәр хезмәт керткәне өчен, японнарның үзара рәхмәт әйтешүеннән гыйбарәт.

Бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә  җитештерелгән азык-төлек продукциясе,  эш кораллары, авыл хуҗалыгына кагылышлы фәнни әдәбият һ.б. әйберләрдән күргәзмәләр оештырыла, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларның бәйрәме – Ногёсай уздырыла, диелә хәбәрдә.

Күргәзмәдә җиңүчеләргә император һәм Авыл хуҗалыгы, урман, балык җитештерү хуҗалыгы министрлыгы премияләре тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100