news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониядә аномаль эсселектән 77 кеше үлгән

Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Япониядә аномаль эсселектән 77 кеше үлгән
Рамиль Гали

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Япониядә аномаль эсселектән үлүчеләр саны июль башыннан алып 77 кешегә җиткән. Бу хакта Kyodo агентлыгына сылтама ясап Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Кичә Токионың төньягындагы Кугаяма шәһәрчегендә термометрның терекөмеш баганасы 41,1 градуска кадәр күтәрелгән. Бу – метеокүзәтүләр тарихындагы абсолют рекорд санала.

Япониядә ай башыннан алып су басулар нәтиҗәсендә 222 кешенең гомере өзелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot