news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониядә 509 пассажир утырган паром маякка бәрелгән

Хәзерге вакытта коткаручылар 509 пассажир һәм экипаж әгъзаларын эвакуацияләү мәсьәләсен хәл итә.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Япониядә «Фукуока-2» пассажир паромы ун метрлы маяк белән бәрелешкән, дип хәбәр итә «Известия».

Гадәттән тыш хәл Акаси портыннан ерак түгел, Хонсю утравы янында булган.

Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Маякның чылбыры винтка чорналу аркасында, судно алга таба юлын дәвам итә алмаган.

Хәзерге вакытта коткаручылар 509 пассажир һәм экипаж әгъзаларын эвакуацияләү мәсьәләсен хәл итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot