news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япония принцессасы Казанда мәчеттә һәм чиркәүдә булды

Япония императоры гаиләсе әгъзасы Россиягә соңгы 102 ел эчендә беренче тапкыр килде.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Япония принцессасы, футбол буенча милли ассоциация рәисе Хисако Такамадо бүген Казанда музейда, дини объектларда булды һәм футболчылар белән аралашты. Аның Казандагы сәфәре программасы киңәйтелде, дип Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде

  • 2018 ел Россиядә Япония елы, Япониядә Россия елы дип игълан ителде. Япония императоры гаиләсе әгъзасы Россиягә соңгы 102 ел эчендә беренче тапкыр килде.

Көннең беренче яртысында Япония кунагы Татарстан милли музеен карады. Ул биредә төбәкнең милли үзенчәлекләре белән танышты. Аннан Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетенә керде, Благовещенский соборын һәм Крестовоздвиженский чиркәвен карады. 

Көннең икенче яртысында принцесса "Рубин" футбол клубы базасына барып, футбол буенча Япония җыелмасы белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100